Контрольдә

2014 елның 20 декабре, шимбә

Марий Эл Республикасында – 2797,82 сум, 4,8%ка артыграк. Мордовиядә – 2761,99 сум, 3,9%ка артыгарк. Татарстанкүрсәткечләре 2813 сум, 3,8%ка артыграк. Удмуртиядә – 2870,24 сум, 3,4%ка артыграк. Чуаш Республикасында азык-төлек продуктларының минималь җыелмасы 2768,65 сум тәшкил итә, 4,4% ка артыграк.

Марий Эльда яшелчәләргә, сөт продуктларына бәяләрнең артуы күзәтелә. Шул ук вакытта иавык итенә бәяләр 1,3%ка кимрәк, тере балыкка – 1,1%ка, фураж юодаена – 17,6%ка, тарыга 15,5%ка кимрәк..

Мордовиядә сөт һәм сөт продуктларына бәяләр арткан. Сыер итенә бәяләр 3,2%ка төшкән, дуңгыз итенә – 6,8%ка, тавык итенә – 4,6%ка, сөткә – 2,3%ка, карабодайга – 23,8%ка, бодай онына 12,6%ка төшкән.

Татарстанда сыер итенә бәяләр 3,2%ка төшкән, дуңгыз итенә – 28,9%ка, тавык итенә – 1,4%ка, сөткә – 3,2%ка, тере балыкка– 1,1%кам, тозлы сельдь балыгына 1,2%ка төшкән. Шул ук вакытта төбәктә яшелчә продукциясенә бәяләр сезонына күрә тотрыклы булуы күзәтелә.

Удмуртия һәм Чуаш Республикаларында авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең дуңгыз итенә бәяләре төшкәне күзәтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International