Татарстанда шикәр чөгендерен эшкәртү төгәлләнә

2014 елның 21 декабре, якшәмбе
Татарстанда шикәр чөгендерен эшкәртү төгәлләнә. Быел 170 мең тонна чамасы шикәр комы эшкәртелә, бу республика ихтыяҗын тулысынча канәгатьләндерә дигән сүз. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында белдерделәр.
Зәй һәм Нурлат заводлары чималны тулысынча эшкәртеп бетергән, техник җиһазлар киләсе сезонга кадәр туктатылган. Буа заводы якынча биш көннән чимал эшкәртү эшен төгәлли, дип ышандырдылар министрлыкта.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International