Рөстәм Миңнеханов: “Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне файдалану мәсьәләсендә без тәртип урнаштырырга тиеш”

2014 елның 21 декабре, якшәмбе

Бүген ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне дәүләт контроленда тоту чаралары турында хәбәр итте.

Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында бөтен муниципаль районнар белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмә эшендә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.

Марат Әхмәтов сүзләренчә, Татарстан Республикасында җирләрнең гомуми күләменнән 4,6 млн гектары - авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр, шуның 3,3 млн гектары – сөрүлек җирләр. Шул ук вакытта 4,6 млн гектарның 2,2 млн гектары - гражданнар милкендә. Аның сүзләренчә, авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне дәүләт контроленда тоту чараларын үткәрү нәтиҗәсе - 26,8 мең гектар җирне кулланылышка кертү. Моннан тыш, кулланылмый торган авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне алу мөмкинлеге турындагы 201 күрсәтмә бирелде һәм 20 кисәтү ясалды. 

Җир - безнең төп яңадан җитештерү чарасы, һәм аңа тиешле мөнәсәбәт булырга тиеш, дип әйтте ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов муниципалитетларга авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне файдалануны һәм ташландык җир кишәрлекләре мәсьәләсен активрак контрольда тотарга киңәш итте. "Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне файдалану мәсьәләсендә без тәртип урнаштырырга тиеш", - дип ассызыклады республика башлыгы.

Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте белдерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International