12 декабрьдә “Антарктида-100” экспедициясендә катнашучы дайверлар Боз континентында бозлы суга кереп, 97 метр тирәнлеккә төшүләре турында “Татар-информ” алдан хәбәр иткән иде. Моңа кадәр әле берәүнең дә бу кадәр тирәнлеккә чумганы булмавын, экспедициядә катнашучылар үзенчәлекле мәгълүматлар җыюларын искәртик.
Бүген ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, аннары экспедициянең икенче өлешен гамәлгә ашыру йөзеннән, татарстанлылар Беллинсгаузен поляр станциясенә барып Кол Шәриф мәчетеннән алып килгән Коръәннең "Казан басмасы"н, Казан Изге Ана иконасын, Казан синагогасыннан Тәүратны тапшырганнар. Аннары Антарктидада беренче мәртәбә намаз укылган.