Кичә Россия ислам институты һәм Казан (Идел буе) федераль университеты бергә оештырган “Ислам дисциплиналары һәм гарәп теле” квалификация күтәрү буенча бөтенроссия курслары башланды.
Чарага, Татарстаннан тыш, Башкортстан, Дагстан, Чечня, Ингушетия, Кабарда-Балкария, Мордовия, Карачай-Черкес, Мәскәү, Түбән Новгород, Оренбург, Сарытау, Ульяновск, Самара — барлыгы 20 дән артык төбәктән төп мөселман уку йортларында белем бирүчеләр квалификациясен күтәрергә килә.
Курслар “Мөхәммәд Пәйгамбәрнең нәсихәте һәм тормыш юлы”, “Коръән укыганда китә торган типик хаталар”, “Гарәп орфографиясе һәм пунктуациясе” модульләре буенча үткәрелә.
Шулай ук, ислам буенча белем бирүче уку йортларында укучы студентлар арасында ислам дисциплиналары һәм гарәп теле буенча VII Бөтенроссия олимпиадасы да уздырыла. Квалификацияләрен күтәрергә Татарстан башкаласына җыелган мөгаллимнәр олимпиаданың жюри составында эшләячәк.
Олимпиада ислам хокукы, дин нигезләре һәм гарәп теле фәннәре буенча үткәрелә. Бу өлкәдә белемнәрен сынап карарга теләүчеләр тест формасында язма эш эшләргә тиеш була. “Гарәп теле” номинациясендә гарәпчә сөйләп күрсәтү, ә ислам дисциплиналары буенча катнашучыларга матур һәм дөрес итеп Коръән уку сәләтен күрсәтергә кирәк булачак.
Җиңүчеләр 19 декабрь көнне билгеләнә, аларга дипломнар, кыйммәтле һәм акчалата бүләкләр бирү планлаштырыла. Калган катнашучыларга да дипломнар һәм истәлек бүләкләре бирү каралган, дип хәбәр итә РИИның матбугат хезмәте.