Соңгы елларда Төркия белән Татарстан арасында икътисади мөнәсәбәтләр белән бергә иҗтимагый-мәдәни багланышлар да артканнан-арта бара. Әле ике ел элек кенә Төркиянең Казанда ачылган Юныс Әмрә исемендәге мәдәният мәркәзе төрек халкының иге-чиге булмаган мәдәният җәүһәрләрен төрле яклап таныту өлкәсендә гаять актив эш алып бара. Аның әбрү рәсем сәнгате белән бәйле чарасын әле һаман матур тойгылар белән искә алалар.
22 декабрь көнне сәгать кичке 6да “Казан” милли мәдәният үзәгендә булачак “Ахилла Фасыл” музыка төркеменең концерты да тамашачыларга әнә шундый онытылмас мизгелләр бүләк итәргә охшаган. Төрек классик музыкасы репертуары белән чыгыш ясаячак ансамбль 10 ел элек оешкан. Бу вакыт эчендә ул Төркия тамашачылары күңелен яулап, үзен чит илләрдә дә танытырга өлгергән. Госманлы империясе чорыннан ук килгән борынгы көйләр белән хәзерге көн популяр музыкаларының кушылмасын төрле уен кораллары ярдәмендә башкаручы “Ахилла Фасыл” төркеме чыгышы казанлыларның да күңеленә хуш килер дип көтелә.
Төрек халкының үзенчәлекле моңнарын Идел буенда яңгырату өчен Юныс Әмрә исемендәге төрек мәдәнияте мәркәзенә Төркиянең Казандагы консуллыгы да зур ярдәм күрсәтә.