Белем алырга теләүчеләр өчен РИИ Ачык ишекләр көне уздырды

2014 елның 21 декабре, якшәмбе

 20 декабрь көнне иртәнге 10 да Россия ислам институының (Казан, Газ урамы, 19) актлар залында (319 нчы аудитория) Ачык ишекләр көне үтәкәрелә. Чарага чыгарылыш сыйныф укучылары һәм әлеге уку йортында белем алырга теләүчеләр чакырыла.

Аерым алганда, институтта телогия, лингвистика, икътисад, журналистика юнәлешләрендә белгечләр әзерләнә. Ачык ишекләр көнендә институт мөмкинлекләре, 2015 елда укырга кабул итү кагыйдәләре һ.б. турында аңлатма бирелә. Очрашуда РИИ җитәкчелеге катнаша.

Ислам дөньясы университетлары Федерациясе әгъзасы булганлыктан, РИИда белем алучыларның чит илләргә чыгып, белем туплау мөмкинлеге дә бар. Әлеге уку йортында студентлар тормышы һәрвакыт кайнап тора. Төрле конкурслар, фестивальләр, дебатлар уздырыла, спорт ярышлары үткәрелә, танылган галимнәр, сәясәтчеләр, дин һәм мәдәният әһелләре лекцияләр укый.

Тулырак мәгълүматны (843) 251-01-55 телефоны аша кабул итү комиссиясеннән алырга мөмкин, диелә институттан алынган алхәбәрдә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International