Татарстанда 163 чыгарылыш сыйныф укучысы иншадан зачет ала алмаган

2014 елның 21 декабре, якшәмбе
Республика мәгариф сыйфаты мониторингы үзәгендә инша һәм изложение материалларын эшкәртү тәмамланды. 3 декабрьдә республикада барлыгы 17 893 укучы инша, ә 406 кеше изложение язган. Татарстанда 163 чыгарылыш сыйныф укучысы иншадан зачет ала алмаган, бу 0,91 процент дигән сүз, изложениены 6 кеше (1,48 процент) яза алмаган.
Инша язучыларның күбесе (9 241 кеше) “Кто говорит, что на войне не страшно, тот ничего не знает о войне” (Ю.Друнин) темасын сайлаган.
Инша һәм изложение буенча зачет алмаган чыгарылыш сыйныф укучылары Россия мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек хезмәте куйган срокта – 2015 елның 4 февралендә һәм 6 маенда кабат яза ала. Андый укучылар өчен мәктәпләрдә өстәмә дәресләр оештырылачак, дип хәбәр ителә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International