“Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге координацион совет оештыра

2014 елның 22 декабре, дүшәмбе

“Бердәм Россия” сәяси партиясе киләсе елда булачак сайлау алды кампаниясендә актив эш алып барырга ниятли. "Бердәмроссия"леләр ТР Президенты сайлаулары һәм муниципаль берәмлекләрдә узачак сайлаулар вакытында үз кандидатларын тәкъдим итәргә һәм сайлау алды кампаниясе вакытында аларга булышырга планлаштыра.

Шул максаттан, “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге республиканың 4 шәһәрендә 4 фракциясе булдырылачак, шулай ук, депутатлар төркеме муниципаль берәмлекләрдә эш алып барачак. Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советында узып баручы елга “Бердәм Россия” партиясе тарафыннан башкарылган эшләргә нәтиҗә ясауга багышланганматбугат конференциясендә ТР парламентында “Бердәм Россия” депутатлар фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтыныов белдерде.

Моннан тыш, ул “Бердәм Россия” каршында координацион совет булдырылачагы хакында да хәбәр итте. “Координацион совет эшчәнлегендә Дәүләт Советы депутатлары да, сәяси партиянең муниципаль берәмлекләрендә эшләүче депутатлар да катнашачак. Әлеге орган Дәүләт Советы депутатлары юлламалары муниципалларга барып җитсен, ә алар, үз чиратында, парламентка закон чыгару инициативалары белән чыга алсын өчен оештырыла”, - диде ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Ю.Камалтынов.

Әлеге координацион советны булдыру тәкъдиме “Бердәм Россия” партиясенең 25 декабрьдә уздырылачак җыелышында кертелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International