Бүген Казан ратушасында мэрның исемле стипендияләре тапшыру тантанасы үткәрелде. ТР башкаласы мэры Илсур Метшин күтәренке кәеф белән сәламләп, Вивальди музыкасы белән көнне башлау гаять ямьле, бүген без Казан яшьләренең булдыклыларын барлап, аларга исемле стипендияләр тапшыру өчен җыелдык, дип сүз алды. Чыгышында ул “булдыклы балалар тәрбияләп үстергән әти-әниләргә, иҗат орлыклары салган һәм белемгә тарткан, укучысы күңеленә юл тапкан педагогларга, уку йортлары җитәкчеләренә” рәхмәт белдерде.
Аерым алганда, мәртәбәле стипендия алу өчен студентлар һәм аспирантлар конкурска үзләренең фәнни-тикшеренү эшләрен шәһәрне матурайту, уңайлыклар булдыруда гамәлдә файдаланып булырлык итеп әзерләгән. Проектлар исә 2 этапта үткәрелде. Комиссия хөкеменә барлыгы 160 эш тапшырылган булып, 69ы 2 нче турга социаль-гуманитар һәм техник һәм табигать фәннәре буенча секцияләрдә үткәрелгән. Яшьләр фәнни-тикшеренү эшләрендә гамәлдә IT-технологияләрне кертүгә юнәлдерелгән темалардан алып төзелеш эшләрендә яңа материаллар куллануга, үсеп килүче буынны тәрбияләүдә социаль яктан мөһим мәсьәләләргә, казанлыларны шәһәр тарихы белән таныштыруга кадәр булган җәмгыять өчен әһәмиятле һәм бүгенге актуаль темаларга мөрәҗәгать иткән.
Казан мэрының исемле стипендияләре бу юлы, ә конкурс 1994 елдан бирле үткәрелә, музыка һәм сәнгать мәктәпләре укучыларының 30ына (10ар мең сум), урта махсус уку йортларыннан 2 укучыга (10ар мең сум), югары уку йортларында белем алучы студентларның 20сенә (20шәр мең сум) һәм аспирантларның 16сына (30ар мең сум) тәтеде. Бүләкләнүче һәр укучы мэрның кулын кысып, горурлык белән фотосурәткә төште. Тантана исә музыкаль номерлар белән үрелеп барды, ул чыгышлар тантанага бәйрәмчә төс биреп торды.