2015 ел язында авыл хуҗалыгы техникасын төзекләндерүгә 2,3 млрд сум чамасы акча кирәк

2014 елның 25 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстанда 2015 ел язында авыл хуҗалыгы техникасын төзекләндерүгә 2,3 млрд сум чамасы акча кирәк. Декабрьнең өченче декадасына 445 миллион сумлык запас частьлар алынган, бу ихтыяҗның 19 процентын тәшкил итә, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.

Республика хуҗалыкларында 11 мең трактор, 3 мең ашлык суктыру һәм 800 терлек азыгы җыю, 6 шар мең чәчкеч һәм культиватор, 2 мең агрегат, 470 чәчү комплекслары ремонтка мохтаҗ.

Декабрьнең өченче декадасына тракторларның 38 проценты, чәчкечләрнең 51 проценты, чәчү комплексларының 30 проценты  ремонтланган. Шул ук вакыта авыл хуҗалыгы техникасын төзәтү буенча Бөгелмә, Әлки, Әгерҗе, Кукмара, Алабуга, Арча, Лаеш, Мөслим, Әлмәт, Минзәлә, Зәй, Сарман, Яңа Чишмә, Апас, Аксубай, Яшел Үзән һәм Югары Ослан районнары артта кала.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бу районнар авыл хуҗалыгы предприятиеләренә чәчү комплекслары, тракторлары һәм комбайннарын 2015 елгы кыр эшләренә әзерләү темпларын тизләтергә тәкъдим итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International