ТР Президенты Иннополис территориясендә объектлар төзелеше барышы турында белдерде

2014 елның 31 декабре, чәршәмбе

Аннары Татарстан Президенты яңа шәһәрнең торак кварталында күп катлы йортта булды. Биредә Иннополис хезмәткәрләре һәм белгечләре арендага алынган торакта яшиячәк. Рөстәм Миңнеханов яшәү өчен әзер, мебель һәм көнкүреш техникасы белән җиһазланган ике һәм бер бүлмәле фатирларны карады.

Рөстәм Миңнеханов Иннополис объектлары төзелеше барышын атна саен контрольда тотуны дәвам итүне йөкләде. Иннополиска сәфәрдә Татарстан Президентын ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТР Президенты ярдәмчесе Айрат Хәйруллин, “Иннополис” МИЗ генераль директоры Игорь Носов һ.б. озатып йөрде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International