“Әкият” курчак театры янында боз шәһәрчеге эшли башлады

2014 елның 31 декабре, чәршәмбе
Илсур Метшин барлык җыелган халыкны сәламләде һәм әлеге боз шәһәрчеге беренче ел гына ачылмавын, шәһәрлеләр өчен яратып өлгергән урыннарына әйләнүен билгеләп үтте. Быел да шәһәрчекне төзүчеләргә шактый тырышлык куярга туры килгән, аның төзелеше барышында 25 мең боз кисәге кулланылган. Шәһәр җитәкчесе төзелештә катнашкан кешеләргә тантанада рәхмәт сүзләре әйтте, казанлыларны якынлашып килгән Яңа ел бәйрәме белән котлады. “Әлеге елда күп эшләр башкардык, күп уңышларга ирешә алдык. Яңа ел башланыр алдыннан барыгызга да сәламәтлек, бәхет һәм хыял-теләкләрегезнең тормышка ашуын телисе килә”, - дип теләкләрен җиткерде Илсур Метшин.

Искәртеп үтик: боз шәһәрчеге төзелеше Татарстан башкаласы өчен матур традициягә әйләнде. Быел аның террияториясендә 38 төрле объектлар урнаштырылган – боздан сыннар, аттракционнар һәм унлап төрле тау. Барлык тауларның да агач каркаслары бар, ул тауның бөтенлеген сакларга һәм теләсә нинди һава торышы шартларында да шәһәрлеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итәргә булыша.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, шәһәрчектәге чын яшел чыршы бәйрәм мохитенең әһәмиятле элементы булып тора. 31 декабрьгә кадәр боз шәһәрчеге территориясендә “Җәнлекләрне тотып карау зоопаркы”н ачу планлаштырыла. Моннан кала, кечкенә казанлылар понига җигелгән чанада йөри ала.

Шәһәрчек территориясендә ТР башкаласында яшәүчеләрнең уңайлылыгы өчен җылытылган санитария үзәкләре һәм ягып җылытыла торган 2 кафе булдырылган, теләкләре булган кешеләр биредә җылына һәм тамак ялгап ала алалар. Шәһәрчектә даими рәвештә шәфкать туташы кизү тора, ә җәмәгать тәртибен саклауны шәһәр полициясе башкара.

Боз шәһәрчеге ачылышына килгән кунаклар өчен Кыш бабай, Кар кызы, әкият персонажлары катнашында күңел ачу программасы, Яңа ел җырлары, бию номерлары, шулай ук интерактив программалар һәм конкурслар әзерләнгән иде. Боздан төзелгән чыршы шәһәрчеге ачылышы тантанасы бәйрәм салюты белән тәмамланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International