Узган тәүлектә Татарстанда 2782 тонна сөт җитештерелгән

2014 елның 31 декабре, чәршәмбе

Шушы ай башында продукция 63,4 тоннага арткан. Узган көнгә караганда, 2,1 тоннага күбрәк сөт җитештерелгән.

Мамадыш, Әтнә, Саба, Балтач, Кукмара, Буа, Кайбыч районнарында терлекләр уңышлы кышлый, анда тәүлегенә уртача сөт күләме 14,3-17,9 кг тәшкил итә. 

Чирмешән, Менделеевск, Мөслим, Спас, Бөгелмә, Тәтеш, Кама Тамагы районнарында әлеге продукт күләме түбән: алар узган тәүлектә 8-30,6 кг сөт савып алган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International