Узган тәүлектә Казан урамнарыннан 4 мең тоннадан артык кар чыгарылган

2014 елның 31 декабре, чәршәмбе

Бүген 292 берәмлек техника шәһәр урамнарын  кардан чистарта.

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе белдергәнчә, көндез 29 декабрьдә кар күп явачак, буран көтелә, күз күреме 500 метр яки аннан да азрак тәшкил итәчәк, 16-21 м/с тизлектә җил. Юлларда кар көртләре, температура 5-10 градус салкын.

"Бөке"ләр хасил булмасын өчен, кардан чистартучы техникаларның күп өлеше һәм эшчеләр төнлә эшкә чыкты. Узган тәүлектә юлларны кардан чистартуда 350 дән артык эшче, 467 берәмлек техника катнашкан.

Казан урамнарыннан 4208 тоннадан артык кар чыгарылган, 1,3 мең тонна бозлавыкка каршы материал, шул исәптә 326,4 тонна реагент һәм 1 мең тоннадан артык ком-тоз катнашмасы сарыф ителгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International