Киләсе елда Казанда Бадминтон үзәге төзелә башлаячак

2014 елның 31 декабре, чәршәмбе
Министр әйтүенчә, спорт корылмасы төзелеше федераль һәм республика чаралары хисабына алып барылачак. Үзәкне сафка бастыру эшләренә киләсе елда тотыначаклар. “Мәйданчыгы билгеле, барлык процедуралар аша үттек, киләсе елда, мөмкинлек тууга, төзелешне башлап җибәрәчәкбез”, - дип белдерде В. Леонов. Аның сүзләренә караганда, Бадминтон үзәге Теннис академиясе янәшәсендә булачак. 2016 нчы елда анда бадминтон буенча Ауропа чемпионатын уздыру планлаштырыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International