Ул мөкәммәл нур иде!

2014 елның 31 декабре, чәршәмбе
Мөхәммәд (с.г.в.) - Аллаһы Тәгалә тарафыннан кешеләр янына җибәрелгән соңгы пәйгамбәр. Миллиардлаган кешеләрнең аның артыннан иярүе – пәйгамбәребезгә карата хөрмәт хисенең зурлыгы турында сөйли. Аллаһының барлыгына һәм берлегенә җаны-тәне белән ышанучыларның гына дөнья вә ахирәт бәхетенә ирешә алуын Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в) өммәтенә иярүче һәркем белә. Пәйгамбәребез турында күбрәк белгән саен, йөрәкләребездә аңа карата булган мәхәббәт хисе арта бара. Әлеге хис көчәйгән саен, аның белән рухи бәйләнеш булуын без ныграк тоябыз һәм аннан башка тормышыбызның төссезләнүен сизәбез.

Мәүлид бәйрәме көнне мәчетләрдә вәгазьләр, Коръән сүрәләре укыла һәм пәйгамбәребез рухына дога кылына, аның шәфәгатен өмет итеп салаватлар әйтелә, хәер таратыла. Шулай ук рәсүлуллаһны мактап язган шигырьләр сөйләү, мөнәҗәтләр әйтү, аның башыннан кичкән хәлләрне укып, хөрмәтләп искә төшерү дә — күркәм эшләрдән санала.

Ислам дөньясында Мәүлид бәйрәменә ике төрле караш яши. Пәйгамбәрнең туган көнен билгеләп үтүгә тискәре мөнәсәбәт белдерүчеләр дә очрый. Мәүлид бәйрәмен хуплаучылар да җитәрлек.

- XII-XIII гасырлардан алып бүгенге көнгә кадәр ислам дөньясында рабигуль-әүвәл аенда Мәүлид бәйрәмен үткәрәләр. Кайберәүләр, Коръәнне һәм сөннәтне дөрес аңламыйча, бу бәйрәмне уздырырга ярамый дип әйтә, чөнки бу бәйрәм пәйгамбәребез һәм сәхабәләр заманында булмаган дип аңлата. Мисалга пәйгамбәребезнең “Мине насаралар Гайсәне зурлаган кебек олыламагыз” дигән сүзләрен китерәләр. Мәүлид бәйрәмен уздыруны Раштуаны билгеләп үтү һәм тагын да начаррак нәрсә – потка табыну белән чагыштыралар. Әмма бу сүзләр дөреслеккә туры килми. Беренчедән, сәхабәләр заманында билгеле бер көнне җыелу, пәйгамбәребез турында сөйләү һәм ишетү ихтыяҗы булмаган, чөнки сәхабәләр пәйгамбәребезне һәрвакыт күреп торган, аннан үрнәк алып яшәгән, - ди Татарстан мөфтие урынбасары, Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров. - Икенчедән, Мәүлид бәйрәмен Гайсәне олылау белән чагыштыру – наданлык, динне аңламау. Пәйгамбәребезне искә алган мөселманнар бәйрәмне фәкать гыйбадәт белән генә, Коръән укып, пәйгамбәребез турында вәгазьләр сөйләп үткәрә. Мөхәммәт (с.г.в.): “Мин дүшәмбе көнне тудым һәм бу көнне ураза тотам”, - дигән. Ул үзенең туган көнен гыйбадәтнең бер төре булган уразада  үткәргән. Менә бу - безнең өчен шулай ук сабак.

Узган ел “Хузур” нәшриятында “Мәүлид китабы” дөнья күрде. Басмага Нияз хәзрәт Сабиров әзерләгән әлеге китапта Мәүлид бәйрәмен үткәрүнең дөреслегенә 21 дәлил китерелә.

Мәүлид Россия мөселманнары арасында зурлап билгеләп үтелә. Әлеге дини бәйрәм хакында галимнәребез дә үз фикерләрен белдерә. Фәлсәфә фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Мәсгүдә Шәмсетдинова үзенең “Россия мөселман татарлары арасында Мәүлид бәйрәме: зәүкый аспект” дигән язмасында болай ди: “Республикабызның Тукай районы Абдул авылында Аллаһ исемен телгә алып, зекер әйтеп, дисбе тарта башлыйлар. Җаекта (Казакъстан Республикасы) Мөхәммәд пәйгамбәр (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын) турында тарихи сәхифәләр укыла башлый, аның шәҗәрәсеннән егерме буын санап кителә. Шул ук вакытта аның ата-аналары, әхлак сыйфатлары, тормышы-эшчәнлеге, вафаты турындагы белешмәләр дә китерелә. Барысы да “башкаручылар”ның сәләтенә бәйле, ул һәрвакыт тыңлаучыларның кәефләрен искә ала белергә тиеш. Шулай итеп, Мәүлет композициясенең кереш өлеше, гадәттә, Аллаһка мөрәҗәгатьтән, аны данлаудан, пәйгамбәребез Мөхәммәдне (с.г.в.) мактаудан, Аллаһ Рәсүленең (с.г.в.) туган аен олылаудан башлана”.

Шулай ук, Мәүлид аенда төрле дини мәҗлесләрдә касыйдәләр дә укылган. Аларның күп төрле вариантлары билгеле. Касыйдә - шигъри мәдхия жанрына якын торган мактау-дан җырлау әсәре.

Шундыйларның берсен эзтабар-журналист Илдар Кыямов КФУның Лобачевский исемендәге фәнни китапханәдә сирәк китаплар һәм кулъязмалар бүлегеннән табып алган. “Бу касыйдәне моннан йөз ел элек (1914 елда) хәзерге Чирмешән районының Кара Чишмә авылы мәдрәсәсе шәкерте Сөләйман Мотыйгуллин дигән шәкерт язып калдырган. Әлеге тарихи документ халык теленнән алынганмы яки элгәреге чыганаклардан күчерелгәндерме, мәгълүм түгел, гарәп язулы текстта ул турыда әйтелмәгән”, - ди Илдар. Иң әһәмиятлесе: әлеге касыйдәдә пәйгамбәребезнең портреты сурәтләнгән юллар китерелгән.

Әкмәл мәхлүк иде, ул зат пакъ,
Урта буйлы, чәһрәсе хамрәтлә ак.
Күзләре киң иде, сөремле һаман,
Керпеге озын иде, белең гаян.
Аенчу дик заһир иде бердәнбере,
Авызы киң, күркәм иде.
Сакалы күп, башы аның зур иде,
Һәр җәһәттән ул мөкәммәл нур иде.
Сачләре озын улыр әксәр заман
Колагының йомшагына дик рәүван.


Күргәнебезчә, пәйгамбәребез турында яңадан-яңа әсәрләр, мәгълүматлар табылып тора. Рәсүл-әкрәмне Көнбатыш галимнәре дә таный башлады. Компьютер тестларында пәйгамбәребезнең иң мөкәммәл, күркәм кеше буларак исәпләп чыгарылуы да күп нәрсә турында сөйли. Хәтта компьютер технологияләрендә дә олуг инсаф һәм камил әдәп иясе җиһанга рәхмәт итеп җибәрелмеш Рәсүлебезнең бөеклеген икърар итә.

Татарстанның тарихи Болгар җирендә калкып чыккан Ак мәчеттә узган ел тәүге мәртәбә Мәүлид ән-Нәбигә багышланган зур бәйрәм үткәрелгән иде. Быел да әлеге традицияне дәвам итәчәкләр. 4 гыйнварда исә Теләче районында Диния нәзарәте карамагында эшләүче ятим балалар приюты ачыла. Шулай ук Мәүлид аенда коръәнхафизлар Кол Шәриф мәчетендә Коръән укый башлаячак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International