Казанда ачык һавадагы иң зур боз шугалагы икенче ел рәттән эшли. Ул "Kazan Arena" стадионы янында урнашкан, аның мәйданы 15,6 мең квадрат метр тәшкил итә, биредә бер үк вакытта 2 меңгә кадәр кеше шуа ала. Ял көннәрендә шугалак көндезге 10 кичке 10га кадәр, эш көннәрендә 12дән кичке 10га кадәр эшли. Үз тимераягың белән биредә бушлай шуарга мөмкин, тимераякны бер сәгатькә прокатка алып торган өчен 50 сум түләргә кирәк.
Шугалак янында кышкы ярминкә, тамак ялгау урыннары һәм боз картингы өчен трасса да бар.
Рөстәм Миңнеханов, Илсур Метшин һәм Ирек Богуславский белән бергә, шугалак, сәүдә рәтләре, картинг мәйданчыгын карады, ял итәргә килүчеләр белән аралашты. Аннары ул тимераяк киеп, халык белән бергә бозның сыйфатын да тикшерде.
Символик төймәгә басып, мәртәбәле кунаклар Халык шугалагының яңа сезонын ачып җибәрделәр, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
"Минемчә, бу бик уникаль объект, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов журналистларга биргән интервьюсында. - Казан халкы өчен икенче ел рәттән шундый бәйрәм оештыручы "Нәфис" компанияләр төркеменә зур рәхмәт. Бөтен кешене дә шугалакка чакырабыз".