Кырым Республикасының Россия составына кушылу хакында да сүз булды. Фәрит Мөхәммәтшин әлеге республикада башкарыласы эшләр, Кырым икътисадының, ким дигәндә, 20 елга артта калганы, бу республиканы торгызу өчен күп чыгымнар һәм тырышлык кирәклегенә басым ясады.
Татарстан парламентындагы яңалыкларга килгәндә, быел ТР Дәүләт Советына V чакырылыш депутатлар сайланды. Парламент җитәкчесе сайлауларның актив рәвештә узуын, парламент вәкилләренең дә, ТР Президентының да кешеләрнең мөрәҗәгатьләрен хәл итү өстендә актив эш алып бару нәтиҗәсендә, сайлауларга сайлаучыларның 80 проценттан артыгы килүен ассызыклады. Парламентның 55 процентка яңартылуын да әйтеп үтте ТР Дәүләт Советы Рәисе, шуңа да карамастан, яңа депутатлар актив рәвештә эшкә кереп китүен искәртте ул.
Татарстанда Мәдәният елы уздырылуга да тукталып, Ф.Мөхәммәтшин: "Мәдәният учреждениеләрен төзекләндерү, яңаларын төзү буенча без Россиянең башка төбәкләреннән бик күпкә аерылып торабыз. Киләсе елда Россиядә Әдәбият елы, Татарстанда исә Парк һәм скверлар елы булачак. Бу − быелгы тәрбия елының дәвамы", - диде.
Киләсе елда ТР Президентын сайлау, муниципаль берәмлекләрдә узачак сайлаулар, алдагы елга кабул ителгән бюджетка үзгәрешләр кертергә мөмкин булуын да әйтеп: "Бюджетта үзгәрешләр кертүдә зур кайгы күрмим. Бүгенге икътисади вәзгыятьне исәпкә алганда, бу гадәти хәл. Дәүләтнең төп бурычы − кешеләрнең тормыш дәрәҗәсен яхшырту", - диде Фәрит Мөхәммәтшин.
2015 елның вакыйгаларга бай булачагын да ассызыклады ул. Бөек Җиңүнең 70 еллыгына аеруча да басым ясап, ветераннарга игътибарны арттырырга кирәклеген әйтте. Киләсе елда Татарстан парламенты оешуга 20 ел, республика исә декларация кабул итүнең 25 еллыгын билгеләп үтәчәк. Татарстанда узып баручы елга иң төп сәяси вакыйга дип Фәрит Мөхәммәтшин сайлауларны атады. "V чакырылышка парламентка сайланган 100 депутатның 55е − яңа. Аларны туплап, эшкә өйрәтеп, эшкә кертеп җибәрү минем өчен ел вакыйгасына тиң", - диде ул.
ТР Дәүләт Советының киләсе утырышларының берсендә парламент вәкилләре республикада узачак сайлауларга кагылган мәсьәләләрне караячак. Алар арасында муниципаль берәмлекләрдә узачак сайлаулар бюллетеньдә "барысына да каршы" графасы кертү-кертмәү мәсьәләсе, президентлыкка үз кандидатларын тәкъдим итү сораулары каралачак. “Барысына да каршы" графасын кертү, миңа калса, битарафларны эзләүгә тиң була. Президентлыкка кандидатларга килгәндә исә, алар нинди дә булса сәяси партия тарафыннан тәкъдим ителгән булырга тиеш. Партия үз кандидаты өчен җаваплы булуы мөһим. Шул рәвешле, партиянең дә дәрәҗәсе күтәреләчәк", - дип фикерли парламент рәисе. Ул шулай ук, президент атамасын саклап калу өчен сөйләшүләр алып барылачагы хакында әйтте.
Журналистлар парламент тарафыннан чыгарылган законнарның ТР Дәүләт Советы сайтында урнаштыруның нәтиҗәсе хакында кызыксынды. “Кемдер, законны укып чыккач, уңай бәяли, кемдер − тискәре. Үзләренең фикерләрен нигезләп, конкрет фикерләрен белдерсен иде сайтка керүчеләр”, - дигән теләген белдерде парламент рәисе.
“ЛДПР сәяси партиясе җитәкчесе Владимир Жириновскийның инглиз телендә язылган урам исемнәрен алып атарга дигән фикеренә сез ничек карыйсыз?” дигән сорауга Фәрит Мөхәммәтшин: “Казан урамнарында латин хәрефләре белән язылган язуларның туристлар алдында аларга хөрмәт булуын күрсәтә”, - дип җавап бирде һәм моның берәүгә дә зыян китермәвен әйтте.