ТР Конституция суды судьялары сайланды

2014 елның 31 декабре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Конституция суды судьялары вазыйфасына Рәшит Гафиятуллин һәм Фәрхәт Хөснетдинов сайланып куелды. Әлеге кандидатураларны ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров тәкъдим итте һәм кандидатларның үз эшләренең осталары икәнен, әлеге вазыйфаны башкарырга лаеклы булуларын белдерде.

ТР парламентының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһудин да әлеге кандидатураларны бары уңай яктан гына бәяләде.

ТР Конституция суды судьялары вазыйфаларына сайлап куелган кандидатлар үз вәкаләтләрен намуслы һәм тиешенчә башкару турында ант кабул итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International