Казанның “Черек күле”ндә шугалак ачылды

2015 елның 3 гыйнвары, шимбә
Бүген Казанның “Черек күл”ендә шугалак ачылды. Ачылу хөрмәтенә тимераякларны прокатка алу — бушлай. 
Ачык һавадагы шугалак көн саен көндезге 12 дән төнге 12 гә кадәр эшләячәк. Шугалакка керү — бушлай. Тимераякларны прокатка алу исә балаларга 50, олыларга — 100 сум, дип хәбәр итә башкала мэриясе сайты. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International