Синоптиклар Казанда 25 градуска кадәр салкынлык фаразлый

2015 елның 3 гыйнвары, шимбә

Татарстан синоптиклары фаразына караганда, 7-9 гыйнварда республика территориясендә Урал артына китеп барган циклон һәм төньяк-көнбатыш һава агымнары тәэсире белән температура сизелерлек төшәчәк.

Шулай итеп, иртәгә республика буенча аязучан болытлы һава, урыны белән бераз кар. Төнлә - 22-27 градус, аязган вакытта 31 градуска кадәр суык. Көндез 20-15 градус салкын булуы ихтимал. Юлларда - бозлавык.

7 гыйнварда Казанда төнлә 24-27, аязган вакытта 30 градуска кадәр салкын, көндез 23-25 градус суык көтелә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы үзәге.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International