Яңа ел бәйрәмнәрендә Татарстанда 18 гаилә рәсми теркәлгән

2015 елның 5 гыйнвары, дүшәмбе

2015 нче елның беренче атнасында Татарстан ЗАГСларында 18 гаилә теркәлгән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы журналистына Министрлар Кабинетының ЗАГС Идарәсе җитәкчесе Альбина Шәвәлиева хәбәр итте.

Беренче гаиләләр республиканың Кайбыч, Чүпрәле һәм Әлки муниципаль берәмлекләрендә барлыкка килгән. Рәсми никах турындагы таныклыкларга имзаларын алар 2 гыйнварда куйган.

Бу вакыт эчендә Казанда исә 1 генә яңа гаилә теркәлү узган.

Республикада туган 18 яшь гаиләнең 4 сен республика авылларындагы җирле үзидарәләрдә теркәгәннәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International