Казан патриотик рухтагы гражданнары белән - өченче

2015 елның 6 гыйнвары, сишәмбе

42 процент казанлы үз шәһәрен Россиядә иң матуры дип саный. Шул сәбәпле, Татарстан башкаласы, Россиядә үз шәһәрләре иң матур дип санаучы патриотик рухтагы гражданнар саны буенча өченче урын били.

«А+» бәйсез рейтинг агентлыгы һәм «Точка зрения» мониторинг үзәгенең узган елның сентябреннән декабренә кадәр үткәрелгән телефон аша сораштырулар сериясе мәгълүматларына караганда, бу күрсәткеч буенча Санкт-Петербург лидерлык итә, Төньяк башкаланы 55,6 процент петербурглы матур дип саный. Ә менә мәскәүлеләрнең 40 проценты гына үз шәһәрләрен матур дип белдергән, шулай итеп, рейтингта Мәскәү – дүртенче. Икенче урында - Ярославль, 44,6 процент кеше үз шәһәрләрен матур дип белдергән. Казан өченче урында,- ул 42 процент тавыш җыйган.

Шулай итеп, лидерлар унлыгында Калининград, Түбән Новгород, Самара, Чабаксар, Воронеж һәм Уфа бар.

Искәртеп үтик: рейтингта Татарстан шәһәрләре арасында, Казаннан тыш, Чаллы да бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International