Зәйдә кичен дә чаңгыда узышалар

2015 елның 12 гыйнвары, дүшәмбе
Зәйдә чаңгы спортын яратучылар өчен 7 яшь төркеменә бүлеп узышлар оештырылды. 12 яшьтән алып 66 яшькәчә булган ир-егет, хатын-кызлар яктыртылган чаңгы трассасы буйлап кичке ярышка чыкты. 1800 метр араны үз төркемнәрендә беренче булып Артем Ларин, Аделия Шакирҗанова , Константин Минеев, Юлия Лопатина, Кирилл Тукмачев , Михаил Комендантов, Наталья Павлова , Вадим Павлов, Фәния Гыйльманова, Анатолий Гущин, Василий Никитин үттеләр, дип белдерә районның “Зәй офыклары” басмасы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International