Чирмешәннең үзәк мәчетендә мөселман лагере оештырылган

2015 елның 13 гыйнвары, сишәмбе

Кышкы каникуллар вакытында Чирмешән районының үзәк мәчетендә быел беренче тапкыр балалар өчен мөселман лагере оештырылды. Анда 40 малай һәм кыз ислам дине нигезләренә төшенде, пәйгамбәрләр тормышлары белән танышты, гарәп телен һәм төп йолаларны өйрәнде.

Лагерь эшчәнлеге дәвамында спорт һәм интеллектуаль ярышлар уздырылган, фильмнар күрсәтелгән. Шулай ук, яшь мөселмакннар бассейнга йөргән, Чирмешән планетариясендә космос хакында фильмнар карарга һәм тимераякта шуарга да өлгергән.

Лагерьга җирле фотограф Юрий Суворов килеп, фотоаппаратлар тарихы һәм берничә тарихи фотоаппарат белән таныштырган. ЮХИДИ инспекторы Рәмис Шәкуров та балаларга юлда йөрү кагыйдәләре хакында сөйләгән һәм бүләкләр тапшырган.

Смена ахырына балалар дингә багышланган бик күп рәсемнәр ясаган, яхшылык һәм мәхәббәт хакында кечкенә генә спектакль күрсәткән. Смена ябылу тантанасында исә мәчетнең имам-хатыйбы Хәбир хәзрәт Ханов та катнашкан, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәте сайты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International