Бәйрәм көннәрендә 170тән артык татарстанлы кан тапшырган

2015 елның 13 гыйнвары, сишәмбе

Татарстанда бәйрәм көннәрендә (4, 5 һәм 10 гыйнварда) 175 кеше кан тапшырган. Донорлар ярдәме белән 74 литр кан әзерләнде, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы.

Канның саклану вакыты аз, шуңа күрә кан һәрвакыт кирәк, дип искәртәләр министрлыкта. Моның белән бәйле рәвештә, Республика кан үзәге татарстанлыларны кан тапшырырга чакыра. Кан тапшырырга ничек әзерләнергә икәнлеген http://rspkrt.ru/procedure.html сылтамасы буенча белергә мөмкин. Шулай ук http://rspkrt.ru/antidonor.html сылтамасы буенча кайбер сорауларга җавап табарга була.

Республика кан үзәге 8.00-14.00 сәгатьләрдә донорларны Казан каласы, Җиңү проспекты, 85 нче йорт адресы буенча кабул итә.

Кан тапшыручының паспорты, ә анда Татарстанда 6 айдан артык яшәве турында мөһер булырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International