ТР буенча Росреестр идарәсе һәм федераль кадастр палатасы филиалы узган елгы эшчәнлегенә йомгак ясаячак

2015 елның 13 гыйнвары, сишәмбе

Иртәгә, 14 нче гыйнвар көнне сәгать 10да, Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсенең һәм “Росреестрның федераль кадастр палатасы” учреждениесе ТР буенча филиалының киңәйтелгән коллегия утырышы узачак. Татарстан Республикасы җитәкчелеге катнашында әлеге ведомстволар узган 2014 нче елгы эшчәнлегенә йомгак ясап, агымдагы 2015 нче елга яңа бурычлар билгеләячәк.

Росреестр идарәсенең коллегия утырышында ТР Президенты, Министрлар Кабинеты Аппаратының җаваплы хезмәткәрләре, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашачак, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International