Кичә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиеваның юбилей концерты булды.
Юбилярны Татарстан хөкүмәте һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы исеменнән мәдәният министры Айрат Сибагатуллин котлады. “Хәмдүнә ханым, сез беркайчан да картаймый торган җырчыбыз. Йөрәгегез һәрчак яшь. Кай илләргә генә барып җырласагыз да, Татарстан данын лаеклы яклый торган легендар җырчы сез”, - дигән сүзләр әйтте һәм җырчыга “Фидакарь хезмәт өчен” медале тапшырды.
Хәмдүнә ханымны туган көне белән Россиянең һәм Татарстанның атказанган артисты Нәзифә Кадыйрова, Башкортстанның халык артистлары Гали Алтынбаев, Фәдис Ганиев, Әлфия Юлчурина, Татарстанның халык артистлары Рабига Сибгатуллина, Фердинанд Сәләхов, Зөлфия Шакирова, җырчылар Филүс Каһиров, Илһам Шәриф, Марсель Вагыйзов, Базарбай Бикчәнтәев һ.б. тәбрикләде.
Концертта Татарстан һәм Башкортстан авторлары иҗат иткән һәм татар халкының онытылмас җырлары яңгырады. Кичәне Татарстанның халык, Башкортстанның атказанган артисты Җәвит Шакиров алып барды, дип хәбәр итә филармониянең матбугат хезмәте.