Иртәгә 17.30да Татарстан Республикасы Заманча сәнгать галереясында “Фотографлар берлегенең беренче күргәзмәсе”нә җибәрелгән эшләрне анализлау буенча мастер-класс була. Аны ТРның Фотографлар берлеге рәисе, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Фәрит Гобәев уздыра.
Тулырак мәгълүматны 238-43-27, 236-69-31 номерлы телефоннар аша алырга мөмкин, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.