Якын киләчәктә илдә 200 инновацион мәктәп барлыкка килергә мөмкин

2015 елның 13 гыйнвары, сишәмбе

Якын киләчәктә Россиядә 200 инновацион мәктәп, тулай торакларда 23 мең яңа урын булдырылырга мөмкин. Укытучыларның 43 %ы исә предметара технологияләр буенча укыту методикасын үзләштерергә тиеш булачак. Башкача әйткәндә, бу әдәбият дәресендә тарихтан мисаллар китерү, ә тарихта география, тел белеме, фәлсәфәгә мөрәҗәгать итеп белем бирергә кирәк дигән сүз.

2015-2020 елларга мәгариф үсеше программасының яңа концепциясендә берничә төп бурычка басым ясала. Алар арасында заманча педагогик кадрлар әзерләү, мәгариф өлкәсе өчен социаль инфраструктураны үстерү, дәүләт-шәхси партнерлыгына булышлык күрсәтү бурычлары бар.

Демографик кимүне һәм икътисадның заманча таләпләрен исәпкә алганда, күп кенә вузларны үзгәртеп кору һәм эреләндерү көтәргә мөмкин. Югары уку йортларының филиал челтәрләре дә 80 %ка кадәр кыскарачак. Университет һәм институтларның гомуми саны исә 40 %ка кимергә мөмкин. Әмма бу сыйфатлы югары белем алучы студентлар саны арту шарты белән генә булачак.

Вузларның 100 % Болон һәм Турин процесслары нигезендә белем бирер дип көтелә. Алдагы елларда федераль, фәнни-тикшеренү университетларына, шулай ук президент һәм хөкүмәт йөкләмәсен үти торган вузларга өстенлек биреләчәк, дип яза “Российская газета”.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International