Казанда вакансияләр ярминкәсендә 500 дән артык эш урыны тәкъдим ителә

2015 елның 15 гыйнвары, пәнҗешәмбе
22 гыйнварда Вахитов районы халык мәшгульлеге үзәге вакансияләр мини-ярминкәсен үткәрә, дип хәбәр итә Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте.
Чарада «Метроэлектротранс» МУП, Трест «Горводзеленхоз» МУП, «Водоканал» МУП, «Электроприбор» ААҖ заводы кебек предприятиеләрнең һәм Республика студентлар отрядлары ДУ кадрлар хезмәте вәкилләре катнаша.
Казанлыларга механик, күчмә составны ремонтлау буенча слесарь, участок мастеры, инженер, АЗС операторы, агач остасы, хезмәтне саклау буенча инженер, инженер-программист, токарь белгечлекләре буенча 545 вакансия тәкъдим ителәчәк.
Эш бирүчеләр казанлыларны эш шартлары һәм персоналга карата таләпләр белән таныштырачак, аларны кызыксындырган сорауларга җавап бирәчәкләр. Моннан тыш, халык мәшгульлеге үзәге белгечләре эшкә урнашу, белем алу һәм белгечләрне яңадан әзерләү һ.б. мәсьәләләр буенча консультация бирәчәк.
Ярминкә 9.00 сәгатьтә Павлюхин урамы, 102 йорт адресы буенча уза.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International