Татарстанда алкоголь һәм наркотикларга бәйлеләргә ярдәм итүдә яңа үзәк ачыла

2015 елның 15 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Быел Татарстанда алкоголь һәм наркотикларга бәйлеләргә ярдәм итә торган терләкләндерү үзәге ачу ниятләнә. Моның белән ТР мөселманнары Диния нәзарәте шөгыльләнәчәк.

Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында республика мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан Президенты белән очрашудан соң, хәбәр итте. Шулай ук, кешене ирегеннән мәхрүм итү урыннарында җәзасын үтәп чыгучыларга рухи ярдәм күрсәтә торган фонд булдыру да күздә тотыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International