Татарстанның Бөек Ватан сугышы ветераннары турында 63 фотокитап чыгару ниятләнә

2015 елның 15 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча, республикада “Җиңүнең газиз йөзләре” (“Родные лица Победы”) исемле социаль-гуманитар проект гамәлгә ашырылачак. Бүген бу хакта ТР Мәдәният министрлыгында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек мәсьәләсенә багышланган киңәшмәдә ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте. Киңәшмәдә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу буенча республика фонды башкарма директоры Татьяна Ларионова, ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашты.

Проектның асылы шунда: Бөек Ватан сугышы ветераннары, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар, орден һәм медальләргә ия булган батырларыбыз, шулай ук бүген дә арабызда гомер кичергән ветераннар турында видеоматериаллар һәм фотоальбомнар булдыру.

Эльмира Зарипова әйтүенчә, фотокитапларны 1941-1945 нче елгы Бөек Ватан сугышы музей-мемориалына тапшыру, шулай ук аларны ветеран гаиләләренә, республиканың белем бирү учреждениеләренә, музейларына, предприятиеләренә өләшү ниятләнә. Министр бу проектның әһәмиятен ассызыклап үтеп: “Бу үсеп килүче буынның рухи-әхлакый һәм патриотик тәрбиясе өчен аеруча әһәмиятле”, - диде.

Эльмира Зарипова билгеләп узганча, алга таба проектны киңәйтеп, сугышта катнашучыларның тол хатыннары, тыл хезмәтчәннәре турында да фотокитаплар булдыру күздә тотыла. Аның сүзләренә караганда, проектта “Беренче канал” журналистлары да катнаша.

Э.Зарипова сүзләреннән аңлашылганча, фотокитап комплектына өч нөсхәдә ветераннар турындагы китап һәм видеодиск керә. 63 сугыш ветераны турында 63 фотокитапны бастырып чыгару ниятләнә. Проектны әлегә 18 муниципаль берәмлек кенә хуплаган.

Татьяна Ларионова, проектны тормышка ашыру өчен, муниципаль берәмлекләрдә булган барлык хәйрия ресурсларын җәлеп итүне сорады. “Проектны гамәлгә ашыру барышында ветераннарның балалары, оныкларының да кызыксынуы зур булырга тиеш, билгеле. Һәр гаиләдә атасы, бабасы турында китап булуы – күңелле күренеш”, - диде Т. Ларионова.

“ТР Министрлар Кабинеты карары буенча, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, барлык уку йортлары белән берлектә, хәзерге вакытта Татарстан территориясендә яшәүче Бөек Ватан сугышында катнашучылар турында тулы мәгълүмат туплау өчен, бу проектны интернет-форматта гамәлгә ашыра”, - дип белдерде Ләйлә Фазлыева.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International