Татарстанда буран көтелә

2015 елның 15 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Татарстан синоптиклары фаразына караганда, иртәгә республика буенча кар һәм юеш кар рәвешендәге көчле явым-төшемнәр көтелә, кайбер районнарда буран, бозлавык барлыкка килү ихтималы бар.

16 гыйнварда төнлә һәм көндез 3 градус салкыннан 1 градуска кадәр җылы булачак. Республиканың көньяк-көнчыгыш районнарында иң салкыны булса, көньяк-көнбатышта - иң җылысы.

Иртәгә Казанда болытлы һава, кар һәм юеш кар рәвешендәге явым-төшемнәр булуы ихтимал. Төнлә һәм көндез 0-2 градус салкын.

16сыннан 17сенә каршы төндә аязучан болытлы һава, урыны белән бераз кар. 5-10 градуска, ә аязган вакытта һәм республиканың көнчыгышында 15 градуска кадәр суык. Юлларда - бозлавык, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе.      

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International