2014 елда Татарстанда авылда яшәүчеләр өчен 2,1 млрд сумлык продукция җитештерелгән

2015 елның 15 гыйнвары, пәнҗешәмбе

 2014 елда Татарстанда авылда яшәүчеләр өчен 2,1 млрд сумлык продукция җитештерелгән, бу 2013 ел дәрәҗәсенең 125 процентын тәшкил итә дигән сүз. Республика районнарының «Татпотребсоюз» кулланучылар берлеге макарон, казылык, кондитер эшләнмәләре һ.б. җитештергән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә җитештерүчеләр белдерде.

Узган ел ТР агросәнәгать комлексы хезмәткәрләре өчен икмәк һәм күмәч эшләнмәләре 26 мең тонна җитештерелгән, бу ,2013 ел белән чагышытрганда, 92 процент була.
Авыл кибетләренә 454 тонна казылык эшләнмәләре җибәрелгән (88 процент), кондитер ризыклары – 1,8 тонна (73 процент), макарон - 849 тонна (93 процент). Авылда яшәүчеләр 349 мең декалитр (108 процент) алкогольсез эчемлек сатып алган. Район кулланучылар берлеге цехларында 270 тонна (113 процент) балык эшкәртелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International