Чыршы утлары сүнде

2015 елның 15 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Бездә календарь битендәге яңа елны гына түгел, аның өлкән туганы – Иске яңа елны да хөрмәт итәләр. Бу көн шулкадәр күңелгә якын яңа ел бәйрәмнәре белән саубуллашалар. Моңсулыкны басар өчен якты утлар соңгы тапкыр балкып ала. Алар, әйтерсең, әле бар да алда, дигәнне аңлата сыман.
Чыршы утларын сүндерү чарасында моңсуланып торырга урын юк иде – җырлар җырланды, әйлән-бәйлән уйнадылар, төрле уеннар үткәрелде. Сабыйлар әкият дөньясындагы соңгы мизгелләрне кичерде. Аларның күтәренке кәефләре олыларга да күчте. Ата-аналар, әби-бабайлар балалары, оныклары белән бергә рәхәтләнеп күңел ачты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International