Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Питрәч муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район паспорты
Питрәч муниципаль район башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Муниципаль район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район оешмалары һәм хезмәт күрсәтү өлкәләре
Координаталардан файдаланып тапшырылырга тиешле объектлар турында мәгълүмат
Питрәч муниципаль районы милкендә булган объектлар исемлеге
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Милли проектларны гамәлгә ашыру
Районның социаль-икътисадый үсеше
Социаль эшмәкәрләргә һәм СЮ КБО ярдәм
Район комиссияләре
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Муниципаль заказ
Дәүләт һәм муниципаль контроле
Бюджет үтәлеше
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Тематик бүлекләр
Кадрлар сәясәте
Халык тыңлаулары
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан җавап бирү актлары
Кулланучыларның хокукларын яклау
Профсоюз тормышы
Файдалы мәгълүмат
Инициативалы бюджетлаштыру
Документлар
Статус документлары
Муниципаль норматив хокукый актлар реестры
Совет карарлары проектлары
Район Советы карарлары
Карарлар
Боерыклар
Җайга салу йогынтысын бәяләү (ОРВ)
Шәхси мәгълүматларны яклау
Планнар һәм программалар
Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталы
Хокукый агарту
Матбугат хезмәте
Яңалыклар тасмасы
Фотохәбәрләр
Видеохәбәрләр
Район башлыгының рәсми блогы
“Алга” район газетасы
Мөрәҗәгатьләр һәм гражданнарны кабул итү
Гомумроссия гражданнарны кабул итү көнен күчерү турында
Кабул итү көннәре һәм сәгатьләре
Гражданнарның язмача мөрәҗәгатенә карата таләпләр
Интернет кабул итү
Норматив документлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Еш бирелгән сораулар
Гариза үрнәкләре
Бәйләнешле элемтә
Муниципаль районнар
Питрәч муниципаль районы
Яшьләр спортка тартылып үссен
2015 елның 19 гыйнвары, дүшәмбе
Хоккей. 1 нче һәм 2 нче урыннар да – безнекеләр
Каникул көннәрендә “Питрәч-Арена” боз сарае республиканың яшь хоккейчылары өчен хоккей үзәгенә әйләнде. Бездә Татарстан мәктәп укучыларының Х кышкы спартакиадасының финал уеннары үтте. Спартакиада чемпионы исеме өчен 6 яшүсмерләр командасы үзара көч сынашты.
Безнең яшь хоккейчылар (2001-2002 елгы) группа турнирында бик яхшы уйнады - Балык Бистәсе командасын - 8:0, Тукай районы командасын 6:1 исәбе белән җиңде.
Ярымфиналда питрәчлеләр теләчелеләрне 7:0 исәбе белән җиңде. Икенче уенда “Б” группасында җиңүчеләр Алексеевск командасы балыкбистәлеләрне 9:2 белән җиңде.
Турнирда теләчелеләр 3 нче урын яулады. Алар кече финалда Балык Бистәсе командасын 3:1 исәбе белән җиңде.
Финал бик кызыклы үтте, анда киеренке көрәштә безнең яшь хоккейчыларыбыз Алексеевск командасын 7:5 исәбе белән җиңде һәм спартакиада чемпионнары булды. Яшь хоккейчыларыбызның тренеры Сергей Мошков.
Кызлар командасы (1998-2001 елгы) спартакиаданың көчле командасын ачыклады. Монда 7 команда уйнады. Питрәч командасы (тренер Айрат Гыйльманов) группа уенын бик яхшы үткәрде. Ул Алексеевск командасын - 9:0 исәбенә, Әтнә командасын 11:0 исәбе белән җиңде. Икенче группада Чирмешән кызлары көндәшләреннән көчле булып чыкты. Алар гомуми исәп 22:0 белән өч тапкыр җиңде.
Ярымфиналда безнең хоккейчылар Кайбыч командасын 1:0 исәбе белән җиңде. Икенче парда чирмешәнлеләр Әтнә командасын 12:0 исәбе белән җиңде.
Җиңелгән командалар ярымфинал уеннарында 3 нче урын өчен уйнады. Анда кайбычлылар Әтнә командасын 6:0 исәбе белән җиңде.
Финалда безнең кызлар бик тырышты. Бу көнне Чирмешән командасына бәхет елмайды. Алар 3:1 исәбе белән җиңү яулады һәм турнир җиңүчеләре булдылар. Питрәчлеләр 2 нче урында калды.
Баскетбол. Питрәчлеләр көчлерәк булды
КДЮСШ спорт залында ике көн дәвамында 2000-2001 елгы яшүсмерләр һәм кызлар арасында баскетбол буенча ачык район беренчелеге үтте.
Яшүсмерләр арасында мәйданчыкка барлыгы 7 команда чыкты. Беренче погруппада Иске Шигали командасы 1 нче урын яулады. Ул өч уенда да ышанычлы җиңүгә иреште. Икенче подгруппада 1 нче мәктәп командасы көндәшләрен зур исәп белән җиңде – кощаклыларны - 56:0, казанлыларны 31:0 исәбе белән. Баскетболда корыга җиңүләр булмый. Ә монда могҗиза булды. Нәтиҗәдә, шәлеләр 3 нче урын яулады. 1 нче урында - 1 нче мәктәп. Алар финалда казанлыларны җиңде. Исәп – 26:12.
Кызлар арасында 1 нче урынны 2 нче мәктәп, 2 нче урынны кощаклылар, 3 нче урынны Күн командасы яулады. Турнирда барлыгы 6 команда катнашты.
Өстәл теннисы һәм бадминтон. Монда да питрәчлеләр алда
1 нче мәктәп спорт залында кече ракетка осталары ярышты. Биредә сугышчы-интернационалист Геннадий Саликеев призына район команда беренчелеге барды.
1 нче урынны 1 нче мәктәп командасы яулады. Шәхси турнирда Ленино-Кокушкинодан Алия Санчарова 1 нче урын алды. 1 нче мәктәптән Галина Мишина 2 нче урын яулады. Ленино-Кокушкинодан Ольга Павлова 3 нче урын алды.
1 нче мәктәптән Руслан Юнусов 1 нче урын яулады. Шәледән Исламгали Сәйфетдинов 2 нче урында. 1 нче мәктәптән Евгений Филиппов 3 нче урын алды.
Гомумкоманда зачетында 1 нче урында 1 нче мәктәп бара. 2 нче урынны 2 нче мәктәп алды. 3 нче Ленино-Кокушкино командасында. 4 нче урында – шәлеләр.
Чаңгы ярышлары. Бары дүрт кенә команда
Ленино-Кокушкино урта мәктәбе спорт базасында чаңгыда узышу буенча районның чираттагы беренчелеге узды. Анда 1997-1999 һәм 2000-2003 елгы егетләр һәм кызлар ярышты.
Кечерәкләр арасында барлык призлы урыннарны Ленино-Кокушкино чаңгычылары яулап алды. Беренче булып финиш сызыгын Рифат Гайнуллин, аннары Рөстәм Мостафин үтте. 3 нче урында – Имил Сабиров.
Өлкәнрәкләр арасында Александр Мишагин җиңеп чыкты. 2 нче урында Ленино-Кокушкинодагы техникумда укучы Максим Ящук алды. 3 нче урында – Шәледән Исламгали Сәйфетдинов.
Кечерәк кызлар арасында Ленино-Кокушкино кызлары өстен иде. 1 нче урында Камилә Гайниева. 2 нче урында Алевтина Блаченова. 3 нче урынны Диана Демидова алды.
Өлкәнрәкләр арасында призлы урыннар түбәндәгечә: Алена Архипова – 1, Алия Санчарова – 2 (икесе дә Ленино-Кокушкинодан), Кристина Жмакова – 3 (Татар Тау Иле).
Гомумкоманда зачетында 1 нче урында – Ленино-Кокушкино. 2 нче урында – Татар Тау Иле. 3 нче урында Шәле. 4 нче урын техникум спортчыларында.
×××
Спорт ярышлары менә шулай җанлы һәм кызыклы уза. Әмма катнашучылар саны, ни өчендер, кимегәннән-кими бара. Бу мәсьәлә балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Илшат Шәфигуллинны да борчый.
- Массовойлыкның кимүгә таба баруы бер дә күңелле түгел, - ди ул. – Районда, югыйсә, спорт белән шөгыльләнү өчен бөтен шартлар тудырылган.
Соңгы вакытта 17 спорт чарасы үткәрелгән. Ярышларның берсендә дә Богородск мәктәбе катнашмаган. Ә Екатериновка, Колай, Керәшен-Сәрдәсе, Татар Казысы, Пановка, Чыты, Белкино, Кибәч мәктәпләре спортчылары бер яки ике ярышта гына катнашкан. Мәсәлән, чаңгы ярышларында һәрвакыт 15-20 командадан 100дән артык кеше катнаша торган булган. Ә быел өч ярым команда һәм 20 катнашучы гына килгән...
Мәктәп директорларына һәм физик культура укытучыларына үзләренең физкультура һәм спортка мөнәсәбәтләрен яхшы якка үзгәртергә бик вакыт.
"Алга"
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
14
апрель, 2026 ел
2026 елның 15 апреленә ашыгыч кисәтү
2026 елның 15 апреленә ашыгыч кисәтү
13
апрель, 2026 ел
2026 елның 14 апреленә һава торышы фаразы
2026 елның 14 апреленә һава торышы фаразы
📢 Сезнең тавыш районның 2027 елда нинди булачагын хәл итә!
Сезнең тавыш районның 2027 елда нинди булачагын хәл итә!
12
апрель, 2026 ел
2026 елның 13 апреленә һава торышы фаразы
2026 елның 13 апреленә һава торышы фаразы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз