Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Питрәч муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район паспорты
Питрәч муниципаль район башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Муниципаль район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район оешмалары һәм хезмәт күрсәтү өлкәләре
Координаталардан файдаланып тапшырылырга тиешле объектлар турында мәгълүмат
Питрәч муниципаль районы милкендә булган объектлар исемлеге
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Милли проектларны гамәлгә ашыру
Районның социаль-икътисадый үсеше
Социаль эшмәкәрләргә һәм СЮ КБО ярдәм
Район комиссияләре
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Муниципаль заказ
Дәүләт һәм муниципаль контроле
Бюджет үтәлеше
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Тематик бүлекләр
Кадрлар сәясәте
Халык тыңлаулары
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан җавап бирү актлары
Кулланучыларның хокукларын яклау
Профсоюз тормышы
Файдалы мәгълүмат
Инициативалы бюджетлаштыру
Документлар
Статус документлары
Муниципаль норматив хокукый актлар реестры
Совет карарлары проектлары
Район Советы карарлары
Карарлар
Боерыклар
Җайга салу йогынтысын бәяләү (ОРВ)
Шәхси мәгълүматларны яклау
Планнар һәм программалар
Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталы
Хокукый агарту
Матбугат хезмәте
Яңалыклар тасмасы
Фотохәбәрләр
Видеохәбәрләр
Район башлыгының рәсми блогы
“Алга” район газетасы
Мөрәҗәгатьләр һәм гражданнарны кабул итү
Гомумроссия гражданнарны кабул итү көнен күчерү турында
Кабул итү көннәре һәм сәгатьләре
Гражданнарның язмача мөрәҗәгатенә карата таләпләр
Интернет кабул итү
Норматив документлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Еш бирелгән сораулар
Гариза үрнәкләре
Бәйләнешле элемтә
Муниципаль районнар
Питрәч муниципаль районы
Пәйгамбәр яклауга мохтаҗмы?
2015 елның 19 гыйнвары, дүшәмбе
19 гыйнварда Чечня башкаласында миллионга якын кеше урамга чыкты. Анда Чечня халкы гына түгел, Россиянең башка төбәкләреннән дә мөселманнар һәм башка дин вәкилләре җыелды. “Без Мөхәммәт Пәйгамбәрне (с.г.в.) яратабыз” дигән шигарь астында оештырылган әлеге акция белән алар дөньяда дини хисләрдән көлү күренешләренә каршылык белдерде. Грозныйның үзәк мәйданында кешеләр Коръәннән аятьләр укып, Аллаһ Илчесен мактап салаватлар әйтте.
Бу – гыйнвар башында Франциядә булган хәлләрнең – коралланган адәмнәрнең “Charlie Hebdo” атналык сатирик журналы редакциясенә бәреп керүе һәм башка террористик һөҗүмнәренең кайтавазы. 17 кешенең гомерен өзгән адәмнәр үзләренең кансыз гамәлләрен француз журналы хезмәткәрләре Мөхәммәт Пәйгамбәрне мыскыл итүче карикатуралар бастырган өчен җәзасын күрде, дип аңлаткан. Европада халык котычкыч террористик гамәлләргә каршылык йөзеннән митинглар үткәрсә, кайбер мөселман илләрендә гаммәви мәгълүмат чараларында дини кыйммәтләрдән көлүне туктатуны таләп итүче чыгышлар яңгырый башлады.
Европа илләрендәге вакытлы матбугатта дини темаларга карикатуралар бастырылуы Татарстан мөселманнарында да борчу хисләре уята. “Сүз иреге хокукы төрле милләт һәм дин вәкилләреннән торган җәмгыятьнең рухи кыйммәтләреннән һәм әхлакый идеалларыннан көләргә ирек бирә дигән сүз түгел. Җәмгыятьтәге тынычлыкны, төрле мәдәни караштагы кешеләр арасында дустанә мөнәсәбәтләрне саклауга күп көч таләп ителсә, милләт һәм диннәрне үзара каршы куяр өчен артык тырышырга кирәкми. Теләсә кайсы радикаль һәм экстремистик күренешләрне дини карашлар белән акларга тырышкан кебек, сүз иреге дә социаль җавапсызлыкка нигезләнә алмый”, – дип белдерү ясады Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте.
Ислам диненең асыл кыйммәтләрен ныклап өйрәнүгә өндәп, Татарстанның “Мөслимә” иҗтимагый оешмасы рәисе Әлмира Әдиатуллина, үз чиратында, республикада фетнә уятырлык сәбәпләргә җирлек тудырмаска чакырды. Әлмира Әдиатуллина драматург Туфан Миңнуллинның Галиәсгар Камал театры сәхнәсендә утыз елдан артык уйналган “Әлдермештән Әлмәндәр” пьесасы буенча мультфильм төшерергә җыенуларын тәнкыйть утына тота. Андагы төп геройлар – Әлмәндәр карт һәм Әҗәл образларын искә алып, ул: “Җәмәгать, кем ул Газраил? Аннан көләргә безнең ни хакыбыз бар? Без иман китерәбез бит. Инандым Аллаһы Тәгаләнең барлыгына вә берлегенә, вә ышандым Аллаһы Тәгаләнең барлык фәрештәләренә: Җәбраил – вәхи (хәбәр) китерүче, Газраил – җан алучы, Исрафил – сур өрүче, Микаил – җил, болытлар кубаручы, Кираман-Кәтибин – ике иңебездәге ике фәрештә дип. Балалар күңеленә дәһрилек орлыгы, оеткысы салу була бит. Күрә торып фетнә чакыру бу! Фәрештәләргә кизәнергә кем хокук бирде безгә?” – дип мөрәҗәгать итә...
http://intertat.ru/
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
14
апрель, 2026 ел
2026 елның 15 апреленә ашыгыч кисәтү
2026 елның 15 апреленә ашыгыч кисәтү
13
апрель, 2026 ел
2026 елның 14 апреленә һава торышы фаразы
2026 елның 14 апреленә һава торышы фаразы
📢 Сезнең тавыш районның 2027 елда нинди булачагын хәл итә!
Сезнең тавыш районның 2027 елда нинди булачагын хәл итә!
12
апрель, 2026 ел
2026 елның 13 апреленә һава торышы фаразы
2026 елның 13 апреленә һава торышы фаразы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз