Карны вакытында чистартмасаң... эшсез каласың

2015 елның 19 гыйнвары, дүшәмбе
Әлеге карарны кабул итү юкка түгел, әлбәттә. Билгеле булганча, явым -төшем нәтиҗәләре өч көн эчендә тулысынча юк ителергә тиеш. Казан шәһәренең коммуналь-торак оешмалары исә ни сәбәпледер әлеге эшчәнлекне быел җиренә җиткереп башкара алмый...

Халык зарлана

Казан шәһәре башкарма комитетының тышкы төзекләндерү комитеты җитәкчесе Игорь Куляжев китергән мәгълүматларга караганда, гыйнвар аенда Татарстанда барлыгы 45 миллиметр явым-төшем яуган. Бу гадәти нормадан 40 процентка күбрәк. Быел гына да башкаладан барлыгы 335 мең тонна кар чыгарылган, шуның 93 мең тоннасы - узган атнада.

- Хәзерге вакытта шәһәр урамнарында барлыгы 750 кар чистарту машинасы эшли. Шулай булуга да карамастан, соңгы атнада казанлылардан килгән шикаятьләр саны бермәбер артты, - дип белдерде җитәкче.

Мәсәлән, 11-17 гыйнвар көннәрендә генә дә “Ачык Казан” ресурсына барлыгы 936 мөрәҗәгать килеп ирешкән. Чагыштыру өчен: узган елның декабрь аенда шикаятьләр саны нибары 740 кына булган.

Шунысын да билгеләп үтү кирәк, узган атнада административ-техник инспекциянең Казандагы идарәсе хезмәткәрләре 750 объектта булып, аларның тирә-якны төзекләндерүнең кышкы кагыйдәләрен ни рәвешле үтәвен тикшергән. Нәтиҗәдә, 15 оешманың әлеге кагыйдәләргә “күз йомуы” ачыкланган. Алар үз территорияләрен вакытында чистармый, өстәвенә, түбәдәге карны төшерүгә дә салкын карый икән.

Эшлиселәре килмәсә, китсеннәр...

Шәһәр башлыгы төрле оешмалар, кибетләр тирәсен чистарту турында да әйтеп узды.

- Халык әлеге оешмаларга пычрак, кар ера-ера йөрергә тиеш түгел. Өстәвенә, алар тирәсен боздан чистарту да кирәк. Бу – закон! Кирәк икән, бу өлкәдә тәртип урнаштыру өчен штрафлар салыгыз, - дип белдерде Казан шәһәре башлыгы Илсур Метшин.

Җитәкче сүзләренә караганда, юлларны, ишегалларын кар-боз һәм пычрактан чистартуга игътибар бирмәүче идарәче компанияләрне гомумән дә эштән читләштерергә кирәк.

- Әгәр дә эшлиселәре килми икән, бу урынны башка намуслы идарәче компанияләр өчен бушатсыннар. Ничек итсәләр итсеннәр, өч көн эчендә явым-төшем нәтиҗәләрен тулысынча юк итсеннәр, - дип ассызыклады Илсур Метшин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International