ТРның Питрәч районында гаилә фермасына кәҗәләрне чит илдән кайтарганнар

2015 елның 20 гыйнвары, сишәмбе

ТРның Питрәч районында гаилә фермасына кәҗәләрне Канада, Америка, Чехия һәм Венгриядән кайтаргананр. Бүген Юрий Рыжаковның шәхси фермасында ит һәм сөт өчен 50 мөгезле терлек асрала.

Хуҗага төрле илләрдән кәҗәләрне сатып алу өчен 5 елчамасы вакыт кирәк булган. Киләчәктә фермер терлекләрнең санын 200-300 башка кадәр арттырырга планлаштыра. Чит ил кәҗәләренең сөтеннән ис килми, аны сөт продукциясе җитештерүдә куллану планлаштырыла.

Моннан тыш, Ю.Рыжаковның гаилә фермасында 50 сарык та бар, аларның итенең тәме үзгә. Сарыкларның баш санын 1 меңгә кадәр арттыру планлаштырыла. “Хәзер нәсел эше белән шгыльләнергә кирәк”, - дип якын арага планнары белән уртаклашты фермер.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International