Узган тәүлектә Татарстанда 2841,3 тонна сөт җитештерелгән

2015 елның 20 гыйнвары, сишәмбе

Узган тәүлектә Татарстанда 2841,3 тонна сөт җитештерелгән, бу, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 122,4 тоннага күбрәк, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы.

Агымдагы ай башы белән чагыштырганда, сөт күләме 58,9 тоннага арткан. Узган көнгә караганда, 4,5 тоннадан күбрәк сөт җитештерелгән.

Мамадыш, Әтнә, Саба, Балтач, Кукмара һәм башка районнарда 115,8-157 тонна продукция җитештерелгән. Шул ук вакытта Тәтеш, Зәй, Мөслим, Чистай, Алексеевск районнарында савым сыерларының продуктлыгы кимү дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International