Татарстан синоптиклары фаразына караганда, иртәгә Татарстанда аязучан болыты һава. Күпчелек районнарда кар явачак. Урыны белән буран булуы ихтимал. Юлларда - бозлавык.
Төнлә һәм иртән 6дан 11 градуска, кичкә 17 градуска кадәр салкын. Республиканың көньяк һәм көньяк-көнбатышын районнарында - иң җылысы, төньяк-көнчыгышында иң салкыны булачак.
Казанда иртәгә болытлы һава, бераз кар явуы ихтимал. Төнлә һәм көндез 7-9 градус салкын.
21 гыйнварга каршы төндә болытлы һава, урыны белән бераз кар көтелә. Һава температурасы - 23, аязган вакытта 28 градуска кадәр суытачак. Юлларда бозлавык барлыкка килергә мөмкин, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе.