ТР агросәнәгать комплексы предприятиеләре җитәкчеләрен җитештерү низагларын хәл итәргә өйрәтәләр

2015 елның 22 гыйнвары, пәнҗешәмбе

ТР агросәнәгать комплексы предприятиеләре җитәкчеләрен җитештерү назагларын хәл итәргә өйрәтәләр. 26 гыйнварда авыл хуҗалыгы берләшмәләре өчен Татарстан агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты базасында укулар башлана. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә шушы укуларны оештыручылар белдерде.

Беренче чиратта, институт укытучылары хуҗалык җитәкчеләрен хезмәт коллективын ничек дөрес формалаштырырга һәм алар белән идарә итәргә өйрәтәчәк. Шулай ук аларга персонал арасындагы каршылыклы хәлләрне вакытында ничек хәл итү турында аңлатма бирәчәкләр. Бу мәсьәләләрне хәл итәргә җитәкченең профессиональ этикасы ярдәм итәчәк.

Курсларда шулай ук уңышны һәм авыл хуҗалыгы терлелкәрен иминиятләштерү мәсьәләләре дә кузгатылачак. Әмма укуларны оештыручылар беренче урынга ТР агросәнәгать комплексында кече аграр бизнесның ролен куйган, чөнки ул авыл хуҗалыгына авыр финанс шартларында җитди нәтиҗәләргә ирешү мөмкинлеге бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International