“Яшел атна”да РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы аграр делегациясе Татарстан экспозициясенә югары бәя бирде

2015 елның 22 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Берлинда “Яшел атна” 80 нче халыкара сәүдә күргәзмә-ярминкәсендә РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы аграр делегациясе Татарстан экспозициясенә югары бәя бирде.

Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә күргәзмәдә катнашучы, ТР Авыл уҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оештыру бүлеге башлыгы Эльс Борһанов белдерде. Аның сүзләрнә караганда, бүген Татарстан аграр делегациясе өчен киеренке көн – Германия һәм Европаның башка илләре компанияләре вәкилләре белән очрашулар һәм сөйләшүләр каралган.

Шулай итеп, Германия партнерлары белән терлекчелек комплекслары өчен җиһазлар кайтару турында сөйләшүләр алып барылган. Шулай ук терлекләргә гранулалы азыклар кайтару турында да сүз булачак. Голландиянең авыл хуҗалыгы техникасы һәм җиһазлар җиештерүчеләре белән дә сөйләшүләр алып бару планлаштырыла. Аерым алганда, “Майский” теплица комбинаты аларның теплицаларына мохтаҗ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International