Ике авыл карантинда

2015 елның 22 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Татарстанның ике төбәгендә хайваннарда котыру чире буенча карантин игълан ителде.

Чикләүләр Әлки районының Хлебодаровка авылына һәм Кайбыч районының Бәрлебашы авылындагы Вахитов урамына кагыла. Бу хакта “Кайбыч таңнары” басмасы хәбәр итә.

Россельхознадзорның Татарстандагы идарәсе хәбәр иткәнчә, карантин ике ай буена дәвам итә. Бу вакыт аралыгында эпизоотиягә каршы һәм профилактик чаралар үткәрелә, йорт терлекләре белән сату итү, аларны шушы авыл территориясеннән читкә чыгару тыела. Андый очраклар күзәтелсә, 8 (843) 277-65-53 телефоны аша хәбәр итү сорала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International