24 нче гыйнварда мәктәбебездә сәламәтлек көне булып узды. Бәйрәмебез иртән линейка белән башланып китте. “Сәламәт планета.ru” отряды линейкада агитбригада эшен һәм флешь - мобом биюен күрсәтте. Линейка тәмамлангач,1-11 нче сыйныф укучылары “Спорт планетасы”на сәяхәткә китте. Аннан эстафеталар һәм күңелле бәйгеләр узды. Ахырдан нәтиҗә чыгарылды:1 нче урынны 4 һәм 8 нче сыйныф укучылары; 2 нче урынны 3 һәм 10 нчы сыйныф укучылары; 3 нче урынны 2 һәм 6 нчы сыйныф укучылары алды. Бәйрәмнән укытучылар һәм укучылар да кәнәгать калды.