Тиздән Россиядә теология фәннең бер тармагы буларак, рәсми рәвештә, теркәләчәк. Хәзерге вакытта теология югары уку йортларында өйрәнелә һәм аны фәнни белгечлекләр рәтенә кертү – гадәти күренеш, дип җиткергән Югары аттестация комиссиясе рәисе Владимир Филиппов.
Әмма теологларга фәнни дәрәҗәләрне фәлсәфә, тарих, социология, педагогика, филология, культурология кебек гуманитар юнәлешләр буенча бирергә планлаштырыла. Шуңа да теология фәннәре кандидатлары һәм докторлары булмаячак.
Быел махсус эш төркеме әлеге фәнни белгечлекнең паспортын төзү белән шөгыльләнәчәк. Анда башка фәннәргә караган кайсы тикшеренү юнәлешләренең теология карамагына күчәсе язылачак.
Хәзер Россиядә барлыгы 400ләп фәнни белгечлек исәпләнә, дип яза “Российская газета”.