60 млн. сумнан артык акча урлап качкан инкассаторның җинаятьтәше эзләүдә

2015 елның 26 гыйнвары, дүшәмбе

Полицейскийлар Ростов өлкәсе Сальск шәһәрендә туган, Яшел Үзәндә яшәүче 28 яшьлек Кострубин Илья Олеговичны эзли. Оператив мәгълүматларга караганда, ул хезмәттәшен яралап, инкассатор машинасында 60 млн. сумнан артык акча урлап качкан инкассатор Игорь Богаченконың җинаятьтәше булырга мөмкин.

Искәртеп үтәбез: 23 гыйнвар көнне сәгать 11.07дә Яшел Үзәннең Ленин урамында инкассатор егет хезмәттәшенең аягына табельле утлы коралдан атып, инкассаторның “Т669ОС/116rus” дәүләт номерына ия “Фольксваген Амарок” машинасына утырып качкан иде.

Полицейскийлар, оператив эзләү чаралары барышында, Яшел Үзәннең Столичная урамындагы 41нче йорт янында ташлап калдырылган «Фольксваген Амарок» маркалы инкассатор машинасын тапты. Анда урланган акчаның бер өлеше – 4 млн. сум да табылды.

Әлеге факт уңаеннан РФ Җинаять кодексының 162нче маддәсенең 4нче өлешендә ( һөҗүм итеп талау) каралган җинаять сыйфатлары буенча җинаять эше кузгатылган.

Җинаятьне ачуны Татарстан Республикасы эчке эшләр министры Артем Хохорин шәхси контроленә алган. Качкыннарның кайдалыгын хәбәр иткән өчен “Сбербанк” 1 миллион сум күләмендә акчалата түләү ышандыра.

Богаченко һәм Кострубинның утлы коралга ия булулары ихтимал. Алар кораллы каршылык күрсәтергә мөмкин.

Әлеге затлар турында нинди дә булса мәгълүматка ия булучылардан «02» һәм «052» номерына шалтырату сорала, дип мөрәҗәгать итә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International