Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Питрәч муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район паспорты
Питрәч муниципаль район башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Муниципаль район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район оешмалары һәм хезмәт күрсәтү өлкәләре
Координаталардан файдаланып тапшырылырга тиешле объектлар турында мәгълүмат
Питрәч муниципаль районы милкендә булган объектлар исемлеге
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Милли проектларны гамәлгә ашыру
Районның социаль-икътисадый үсеше
Социаль эшмәкәрләргә һәм СЮ КБО ярдәм
Район комиссияләре
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Муниципаль заказ
Дәүләт һәм муниципаль контроле
Бюджет үтәлеше
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Тематик бүлекләр
Кадрлар сәясәте
Халык тыңлаулары
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан җавап бирү актлары
Кулланучыларның хокукларын яклау
Профсоюз тормышы
Файдалы мәгълүмат
Инициативалы бюджетлаштыру
Документлар
Статус документлары
Муниципаль норматив хокукый актлар реестры
Совет карарлары проектлары
Район Советы карарлары
Карарлар
Боерыклар
Җайга салу йогынтысын бәяләү (ОРВ)
Шәхси мәгълүматларны яклау
Планнар һәм программалар
Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталы
Хокукый агарту
Матбугат хезмәте
Яңалыклар тасмасы
Фотохәбәрләр
Видеохәбәрләр
Район башлыгының рәсми блогы
“Алга” район газетасы
Мөрәҗәгатьләр һәм гражданнарны кабул итү
Гомумроссия гражданнарны кабул итү көнен күчерү турында
Кабул итү көннәре һәм сәгатьләре
Гражданнарның язмача мөрәҗәгатенә карата таләпләр
Интернет кабул итү
Норматив документлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Еш бирелгән сораулар
Гариза үрнәкләре
Бәйләнешле элемтә
Муниципаль районнар
Питрәч муниципаль районы
Питрәч балалары супермонстрлар сайлый
2015 елның 26 гыйнвары, дүшәмбе
Интернетта барлык социаль челтәрләрдә балалар гаджетлар белән эш итәргә өйрәнәләр дә, үзләре теләгән ямьсез курчакны сатып алу әмәле турында сөйләшеп куялар. Бу темага хәтта өлкәннәр дә кушылып китә, киңәшләрен бирә. Моның уңай ягы да бар. Яшүсмер кызлар текә курчак алырга теләсә (аның бәясе район кибетендә 2 мең сум тора), социаль челтәрдәге фикерләшүләрдән күренгәнчә, өйдә булышалар, яхшы билге алалар, әти-әнисе сүзеннән чыкмый. Монстр курчакка ия булыр өчен балалар үзләрен бик яхшы тотарга да әзер.
- Алар бит шундый текәләр, модныйлар! Минем икәү бар инде, Казаннан алдык, - ди 12 яшьлек Алинә Кәримова. – Шул ук сериядән тагын берне аласым килә. Яңа елга, бәлки, бүләк итәрләр. Әни аларны һич тә яратмый. Ә мин үлеп яратам!
Бу ярату табынуга кадәр җитә.
- Тагын бер вариант бар. Миңа ярдәм итте. Кыскасы, кибеткә кергәч, курчакны күргәч, тезлән дә: “Ярабби, миңа да кирәк бу. Аның өчен бөтенесен бирер идем!” – дип әйт дип киңәш итәләр кызлар социаль челтәрдән.
Менә монысы бик хәтәр күренеш.
- Балага зомби һәм скелетлар белән уйнарга рөхсәт итә алмыйм. Алар куркыныч, кыйммәт тә торалар. Шуның аркасында гел тавыш чыга. Берни ярдәм итми, - дип зарлана Лилия Гыймадиева. – Мондый уенчыклар зыян сала дип уйлыйм. Баланы хәзердән үк тыймасаң, аннары усал булып үсәр.
Әмма капма-каршы фикердәгеләр дә бар:
- Мин җиде яшьлек кызыма шундый берничә курчак сатып алдым инде, - дип сөйли Эльмира Хәсәнова. – Әйе, ул әлеге мультфильмнар геройларын кабатлый. Бу аның өчен уен гына бит. Моңарчы да фәрештә кызлары, понилар һәм башка уенчыклар белән уйнады да, аннары онытты. Төрле вакытта - төрле уенчыклар. Алар берсен-берсе алыштыра тора.
Өлкәннәр куркыныч мультфильмнарны яратмасалар да, сатуда күп алалар аларны. Питрәчтә дә сату итәләр алар белән. Ата-аналарның ачулары килсә дә, алалар курчакларны.
Балалар психологлары шул уңайдан ни уйлый икән? Сорауны Анна Галимовага бирдек. Ул Питрәч 1 нче мәктәбендә укытучы-психолог булып эшли.
- Мультфильмнарның теләсә кайсысын карау, бигрәк тә мәктәпкәчә яшьтә, һичшиксез, зыян салырга мөмкин. Алар геройлар кебек булырга тели башлый, ә бу геройлар һәрвакытта да яхшы тәрбия бирми. Шуның өчен яңа мультфильмнарны бала белән бергә карарга, экран янында ялгыз калдырмаска кирәк. Бала белән бергә теге яки бу геройның кылган гамәлләре турында фикер алышырга кирәк. Картинада нәрсә яхшы, нәрсә яман булуын аңлату кирәк. Ә менә куркыныч курчакларга карата бөтенләй тискәре караш, кире нәтиҗәгә дә китерергә мөмкин. Бала теләгәнен алырга тырышачак.
"Алга"
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
14
апрель, 2026 ел
2026 елның 15 апреленә ашыгыч кисәтү
2026 елның 15 апреленә ашыгыч кисәтү
13
апрель, 2026 ел
2026 елның 14 апреленә һава торышы фаразы
2026 елның 14 апреленә һава торышы фаразы
📢 Сезнең тавыш районның 2027 елда нинди булачагын хәл итә!
Сезнең тавыш районның 2027 елда нинди булачагын хәл итә!
12
апрель, 2026 ел
2026 елның 13 апреленә һава торышы фаразы
2026 елның 13 апреленә һава торышы фаразы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз